КЕЧЕ ШЫРДАНДА МӘГЪРИФӘТ ПАРКЫ БУЛАЧАК
7 марта 2025
Әлеге паркта татар мәгърифәтчеләре турында информация щитлары урнаштырылачак. Парк уртасында беседка. Аның уртасында Каюм Насыйри бюсты. Биредә ял итүчеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылачак - гаилә белән ял итү почмагы, спорт уеннары почмагы, сату-алу өчен лавкалар, амфитеатр. Ә иң кызыклысы шунда - биредәге агачларны авылдашыбыз бөек Каюм Насыйриның туганнары утыртачак. Июнь аенда авылда зур тантана - Каюм Насыйриның 200 еллыгын бәйрәм итү тантанасы булачак. Парк шушы вакытка төзелеп өлгерергә тиеш, дип саный фондның башкарма директоры Асия Наил кызы Гобәйдуллина.